Арча шәһәренең мәдәният йортында җирле җитештерүчеләрнең продукциясеннән күргәзмә-дегустация оештырылган иде. Күргәзмәнең төп максаты - җирле товар җитештерүчеләргә ярдәм итү, кулланучыларны җитештерелгән продукция белән таныштыру. Мондый күргәзмә-дегустация район халкы өчен генә түгел, сәүдә бизнесы һәм товар җитештерүчеләрнең үзара эшчәнлеге өчен дә бик яхшы чара.
Күргәзмә барышында һәркем җирле җитештерүчеләрнең продукциясе һәм товарлары презентацияләре белән танышырга һәм теләсә нинди продуктны татып карарга мөмкин. Ел саен әлеге күргәзмә баерак була бара. Анда бал продукциясе, сөт продуктлары, алкогольсез эчемлекләр, кондитер, камыр, колбаса эшләнмәләре һ.б. тәкъдим ителде.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларга җирле продукциянең өстенлекләрен – чималның натуральлеген, сыйфатын, яңалыгын аңлаттылар, кулланучылар өчен файдалы мәгълүмат белән буклетлар тараттылар.