Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Ирина Галимова шәхси эшмәкәр А.Р. Нәҗметдинованың «Идеальная пара» кибете сатучылары өчен семинар үткәрде.
Чараның төп юнәлеше - сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерү. Чара ахырында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.