Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Менделеевск районында эшкуарлар, сәүдә объектлары җитәкчеләре һәм сатучылар белән очрашулар үткәрделәр. Чара барышында катнашучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы «Ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләрен, кулланучының шул ук төп куллану үзлекләренә ия булган товарны ремонтлау яки алмаштыру чорына, аңа түләүсез бирү турындагы таләбе кагылмый торган озак файдалану товарлары исемлеген һәм тиешле сыйфатлы, алмашынырга тиеш булмаган азык-төлек булмаган товарлар исемлеген раслау турында» карары аңлатылды.
Аерым төр товарларны ваклап сату-алу килешүе буенча сату кагыйдәләрен җентекләп тикшерделәр. Белгечләр кулланучылар базары өлкәсендә эшкуарларны кызыксындырган сорауларга, сатучыларның һәм сатып алучыларның хокуклары һәм бурычлары турында квалификацияле җаваплар бирделәр. Чарада катнашучыларның барысы да Яр Чаллы территориаль органының кайнар линия телефоны эше турында белде: 8(8552)71-43-03.
Сәүдә объектларында кулланучыларга тарату өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар тәкъдим ителде.