Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Әтнә муниципаль районының «Мәликә» ҖЧҖ сәүдә объектында сатучылар һәм хуҗалык итүче субъект вәкиле өчен укулар үткәрделәр. Очрашу әңгәмә формасында узды, анда кулланучылар тарафыннан дәгъва белдерү ысулларына һәм тәртибенә, конфликтлы хәлләр килеп чыкканда якларның хокукларына һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының төп нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре, алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге аңлатылды. Сатучыларның игътибарын кулланучыга товар, җитештерүче турында мәҗбүри мәгълүмат бирү кирәклегенә юнәлттеләр.