Лениногорск шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрделәр

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова, региональ дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда, закон белән саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү, зыян китерү куркынычын профилактикалау максатларында, Лениногорск шәһәренең сәүдә объектында профилактик визит үткәрде.

Профилактик визит инспектор тарафыннан контрольдә тотылган затның эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча профилактик әңгәмә формасында яки видео-конференц-элемтә куллану юлы белән үткәрелергә мөмкин. Профилактик визит барышында контрольдә тотыла торган зат аның эшчәнлегенә яки аңа караган контроль объектларына карата куелган мәҗбүри таләпләр, аларның куркыныч критерийларына туры килүе, куркыныч категориясен киметүнең нигезләре һәм киңәш ителә торган ысуллары, шулай ук контроль объектына карата контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында хәбәр ителә.

Хуҗалык итүче субъект вәкиленә РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 номерлы «Сыра, сыра нигезендә ясала торган эчемлекләрне һәм аерым төр аз алкогольле эчемлекләрне идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләрен раслау турында» карарына ярашлы рәвештә сыра, сыра эчемлекләрен идентификацияләү чаралары белән маркировкалау кагыйдәләре («Честный Знак» маркировкалау системасы) аңлатылды. Идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкаланырга тиешле товарлар әйләнешен мониторинглауның дәүләт мәгълүмати системасына сыра, сыра нигезендә җитештерелгән эчемлекләрне кертү үзенчәлекләре һәм аз алкогольле эчемлекләрнең аерым төрләре турында сүз барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International