Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре ай саен Нурлат шәһәренең күп функцияле үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кулланучыларга консультацияләр бирә.
Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алу һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алуда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату.
Чара барышында куелган сорауларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә җентекле җаваплар бирелде.
КФҮ кунаклары үтенече буенча, техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алуда, шул исәптән товарны дистанцион ысул белән сатуда кулланучыларның хокуклары һәм бурычлары аңлатылды.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы белешмәлекләр һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы номерлары таратылды.