Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районы җирле үзидарә органнары белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча чара үткәрелү турында мәгълүмат

2024 елның 29 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре тарафыннан Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районында муниципаль хезмәткәрләр өчен укыту семинары үткәрелде.

Чара барышында катнашучылар игътибарына Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар һәм норматив актларның төп нигезләмәләре, шул исәптән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату Кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре  аңлатылды.

Чара кысаларында мәгълүмати буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләренә гамәлдәге закон нигезендә аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International