«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» 6 нчы максатчан ярдәмче программасын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты белгечләре өчен семинар-уку үткәрде.
Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законның 44 статьясы каралды, ул муниципаль берәмлек территориясендә җирле үзидарә органнарына түбәндәге вәкаләтләрне бирә:
- кулланучыларның мөрәҗәгатьләрен карау; аларга Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирү;
- кулланучылар хокукларын (билгесез кулланучылар даирәсен) яклап судларга мөрәҗәгать итү;
- кулланучылар хокукларын яклау буенча муниципаль программалар эшләү.
Чара барышында Башкарма комитет хезмәткәрләре үтенече буенча «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 маддәсе белән көйләнгән ваклап сату-алу килешүе буенча товарны дистанцион сату нечкәлекләрен карадылар.
Уку вакытында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның башка нормаларына да игътибар бирелде. Кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр. Мондый чаралар кулланучылар хокукларын нәтиҗәле яклау өчен шартлар тудыра.