Барлык кешеләр дә татлы ризыкларны яраталар дип уйлыйбыз. Ә кемнең дә булса аның нинди продукт икәнлеге турында уйлап караганы бармы? Кондитерлык продукты ул күп компонентлы, кулланырга әзер, билгеле бер формада, чималның төп төрләрен - шикәр һәм (яки) онны, майларны, какао-продуктларны технологик эшкәртү нәтиҗәсендә алынган, азык ингредиентлары, азык өстәмәләре һәм хуш исләр өстәп яки кушмыйча әзерләнгән ризык.
Кондитерлык эшләнмәләре түбәндәге төркемнәргә бүленә: шоколад, какао, шикәрле кондитерлык эшләнмәләре, онлы кондитерлык эшләнмәләре.
Торт сатып алганчы, мәсәлән, аның составын укыгыз. Әгәр анда меланж, үсемлек каймагы, калынландыручы һәм эмульгаторлар күрсәтелгән булса, димәк, җитештерүче экономияләргә, саклау вакытын арттырырга, кондитерлык эшләнмәләренең тәмен «яхшыртырга», җәлеп итә торган тышкы күренеш булдырырга һәм табигый компонентларны ясалма компонентларга алыштырырга карар иткән. Истә тотыгыз, алар кеше организмына тискәре йогынты ясый ала.
Тортлар һәм пирогларны, саклау температурасы +2 +6° булганда аерым бер вакыт аралыгында гына сакларга кирәк:
- крем белән эшләнмәгәннәрен 72 сәгать;
- протеин-сугу кремы яки җимеш бизәлгән, каймаклы кремлы продуктларны 36 сәгать;
- каймак белән эшләнгәннәрне 6 сәгать.
Кондитерлык эшләнмәләрен стационар сәүдә предприятиеләрендә генә сатып алырга кирәк, анда әлеге продукцияне саклау өчен шартлар тудырылган (җилләтелә торган склад биналары, һава кондиционерлы сәүдә заллары, махсус җиһазландырылган суыткыч киштәләр яки витриналар).
Продукцияне сайлаганда, иң яхшысы - җирле фабрикаларда җитештерелгән продукцияне сайлау, чөнки импорт товар бик озак юл үтә һәм шуңа күрә җитештерүчеләр, консервантлар куллану хисабына, махсус рәвештә продукциянең яраклылык вакытын арттыралар.
Әгәр пакетта бик күп уалган пряниклар һәм печеньелар булса, мондый продукцияне сатып алудан баш тартырга кирәк.
Продукция сатып алганда, ярлыкны игътибар белән укыгыз, аеруча кечкенә шрифт белән язылганнарын. Пакетларда кондитерлык эшләнмәсенең ясалу датасы һәм сату вакыты күрсәтелергә тиеш.
Шулай ук, сыйфатлы азык-төлек кенә сатып алырга теләүчеләргә: теләсә нинди кондитерлык әйберләрен сатып алганда, аларны саклау вакытына гына түгел, ә температура режимына, дымлылыкка таләпләргә дә игътибар итегез һәм алар сез сатып алган кибеттә үтәләме-юкмы икәнен бәяләгез.