Киров һәм Мәскәү районнары хакимиятендә алкоголь базарында катнашучылар һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән очрашу узды

2024 елның 1 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова алкоголь базарында катнашучылар һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе хезмәткәрләре белән очрашу үткәрде.

Чара кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар:

- алкоголь продукциясен, шул исәптән сыра, сыра эчемлекләрен ваклап сату буенча алкоголь базарындагы хәл;

- хуҗалык итүче субъектларның сыра хәрәкәтен «Честный знак» маркировкалау системасы белән эзләү буенча экспериментта катнашуы мәсьәләсе.

Очрашу барышында чарада катнашучыларга кирәкле мәгълүмат бирелде. Килгән сорауларга аңлатмалар бирелде, шулай ук сыра һәм сыра эчемлекләрен сатуның проблемалы мәсьәләләре буенча, шул исәптән «Честный знак» системасы эше белән бәйле техник сораулар буенча индивидуаль консультация үткәрелде.

Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча эшкуарлар һәм җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре белән хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрелде.

Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату килешүе буенча товар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре белән таныштылар.

Чара барышында катнашучыларга гамәлдәге закон кысаларында кулланучылар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International