Лаеш районында җирле үзидарә органнары вәкилләре белән чара уздырылды

2024 елның 1 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетында җирле үзидарә органнары вәкилләре белән кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хокукый белем дәрәҗәсен күтәрү һәм халыкны мәгълүматлаштыру мәсьәләләре буенча семинар үткәрде.

Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату килешүе буенча товар сату кагыйдәләре һәм 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү Кагыйдәләре белән таныштылар.

Нәкъ менә урыннарда кулланучылар мәнфәгатьләрен оператив яклау, гражданнарның яшәү урыны буенча шикаятьләрне карау, актуаль мәсьәләләр буенча консультацияләр үткәрү мөмкинлеге булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International