Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан фатирдан физик зат тарафыннан спиртлы продукция (косметик лосьон) сату факты ачыкланды. Тартып алынган продукциянең гомуми кхләме 2 шешә (0,198 литр) тәшкил итә.
Шул рәвешле граждан РФ Административ хокук бозулар кодексының 14.17.1 маддәсенең 1 өлешендә (физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз сату) каралган административ хокук бозу кылган.
Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Административ тикшерү үткәрелә.