Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2024 елга контрольдәге субъектлар белән ачык фикер алышулар үткәрү планы-графигы нигезендә, Питрәч муниципаль районында хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокук куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык чара үткәреләчәк.
Чараның исеме: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә хокукны куллану һәм административ практика мәсьәләләре буенча ачык фикер алышу.
Чараны үткәрүче контроль-күзәтчелек органы исеме: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы. Докладчы - Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Егорова Марина Ивановна.
Чараны үткәрү датасы һәм вакыты: 2024 елның 21 марты, 10.00 сәгатьтә.
Чараны үткәрү урыны: Питрәч муниципаль районы хакимият бинасы (Питрәч районы, Питрәч авылы, Совет урамы, 18 йорт, 2 кат (кече киңәшмәләр залы).
Чараның статусы: планлаштырылган.
Чараның кыскача тасвирламасы: алкогольле һәм спиртлы продукцияне ваклап сату өлкәсендә төбәк дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда хокукны куллану практикасы нәтиҗәләрен тикшерү; ачыкланган хокук бозуларның сәбәпләрен анализлау һәм контрольдә тотучы субъектларга гамәлдәге законнарны аңлату.
Чара нәтиҗәләренең кыскача тасвирламасы: чара тәмамлангач, катнашучыларга кызыксындырган мәсьәләләр буенча тиешле консультацияләр һәм тәкъдимнәр биреләчәк.
Ачык чарада катнашу өчен теркәлергә һәм күрсәтелгән тематика буенча кызыксындырган сорауларны 2024 елның 20 мартына кадәр электрон адреска җибәрергә мөмкин: Marina1.Egorova@tatar.ru
Мәгълүматны 8 (843) 278 91 93 телефоны буенча төгәлләргә мөмкин.