2024 елның 04 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре «ТоргСервис 16» ҖЧҖнең «Светофор» сәүдә объектында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган акция-викторина үткәрделәр.
Сәүдә объектына килүчеләргә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль сорауларга киңәшләр һәм җаваплар алу мөмкинлеге бирелде. Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны белү буенча викторинада катнашырга һәм «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» подпрограммасы логотибы белән бүләкләр алырга мөмкинчелек бирелде. Шунысын да әйтергә кирәк, барлык катнашучылар да викторина белән шулкадәр кызыксыналар, хәтта сорауларга җаваплар да бирәләр.
Чара территориаль орган реквизитлары белән мәгълүмати-агарту буклетлары һәм визиткалар тарату белән үрелеп барды. Чарада катнашучыларның барысы да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә алган белемнәре өчен хезмәткәрләргә рәхмәтле булып калды.
Исегезгә төшерәбез, бүлек хезмәткәрләре белән турыдан-туры аралаша аласыз һәм бүлек компетенциясенә кергән мәсьәләләр буенча: 422000, ТР, Арча шәһәре, Банковская урамы, 2а йорт, адресы буенча, яки 884366 3-28-93 телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.