Саба районы Корсабаш авылында гражданнарны күчмә кабул итү булды

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

2024 елның 05 мартында Саба районы Корсабаш авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.

Кабул итүгә килгән кешеләрне мондый сораулар кызыксындырды:

- сатып алынган товарларның сыйфаты;

- гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы тәмамланганнан соң да товарларны кайтару срогы турында;

- икмәк-булка һәм сөт продуктларына сәүдә өстәмәләре турында;

- кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар турында;

- алкогольле продукцияне сату вакытын чикләү турында.

Барлык сорауларга да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендә аңлатмалар бирелде.

Гражданнарны кабул иткәннән соң авыл җирлеге белгечләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укулар үткәрелде. Катнашучылар бу мәсьәләдә кызыксыну күрсәттеләр. Чөнки алар авыл халкы белән тыгыз эшлиләр һәм аларга төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Закон нигезләмәләрен аңлату барышында, бер үк вакытта, сораулар бирелде. Мисаллар рәвешендә төрле конфликтлы ситуацияләр чишелде.

Чарада катнашучыларга халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру өчен бүлек реквизитлары белән «Кулланучылар өчен белешмәлекләр» буклетлары, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International