Баулы районында укучылар өчен дәрес үткәрделәр

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече Кадрия Галиева Баулы муниципаль районының «Покров-Урустамак урта гомуми белем бирү мәктәбендә» укучылар өчен лекция үткәрде.

Чара барышында укучылар кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезләре, шул исәптән аны куллануның гамәли аспектлары белән таныштылар. Техник яктан катлаулы товарлар, тиешле сыйфатлы һәм тиешле булмаган сыйфатлы товарлар сатып алганда кулланучылар хокукларының актуаль мәсьәләләрен, җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү, финанс хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрен, товарларны дистанцион сату ысулларын һ.б. тикшерделәр.

«Кулланучылар хокукларын яклау» темасына викторина уздырылды. Балалар түбәндәге сорауларга җавап бирделәр:

- Бер яктан кулланучылар, икенче яктан продукция җитештерүчеләр, сатучылар һәм хезмәт күрсәтүчеләр арасында барлыкка килгән мөнәсәбәтләрне көйләүче РФ Законы ничек атала һәм кайсы елда кабул ителде?

- Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне нинди көнне билгеләп үтелә?

- Товар бәясендә нинди мәгълүмат булырга тиеш?

Касса чегы югалган очракта, товарны ничек кайтарырга кирәклеге турындагы хәлне аерым карадылар.

Чара ахырында укучыларга мөстәкыйль өйрәнү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International