Сатучылар өчен семинар үткәрдек

2024 елның 11 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре шәхси эшмәкәр Нигъмәтҗанова Р.Ф. һәм «Зәйди» ҖЧҖ сәүдә объектлары хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча укыту семинары үткәрде.

Әлеге чара барышында мәгълүмат стендында кирәкле документлар булу буенча консультацияләр бирелде, сатыла торган азык-төлек товарларына бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыру турында мәгълүмат бирелде. Төп басым сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслаучы документлар булуга ясалды.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 карары белән расланган ваклап сату кагыйдәләре буенча аңлатмалар бирелде.

Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

Сәүдә челтәренә китерелә торган азык-төлек товарларының сыйфаты, товарларның социаль әһәмиятле төркемнәренә бәяләр һәм тәкъдим ителгән өстәмәләр мәсьәләләре тикшерелде. Сатыла торган продукциянең яраклылык вакыты, алкогольле продукцияне, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләрен сату тәртибе турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International