Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Алабуга районында авыл җирлекләрендә эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән очрашулар уздырылды.
Әйтик, Поспеловка авыл җирлегенең Мальцево авылы территориясендә урнашкан «Продукты на Есенина» кибетендә, сәүдә объекты җитәкчесе һәм сатучыларга хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарның төп нигезләмәләре, ваклап сату-алу килешүе буенча товарлар сату кагыйдәләре, алкогольле продукция сату кагыйдәләре җиткерелде. Моннан тыш, кибет хезмәткәрләре һәм кулланучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны белү буенча мини-викторина үткәрелде.
Мондый күчмә чаралар сатучылар өчен дә, ерак авылларның сәүдә объектлары җитәкчеләре өчен дә кирәк, ә чара барышында таратылган кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәгълүмати белешмәлекләр хезмәткәрләрнең генә түгел, кибеткә килүчеләрнең дә белемнәрен ныгытачак.