Арча муниципаль районының Урта Аты авылында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре катнашында гражданнарны күчмә кабул итү булды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарны кабул итү дәүләт органнары һәм гражданнар арасында диалог кыры булдырырга һәм халыкның хокукый грамоталылыгын арттырырга мөмкинлек бирә.
Чарада җирлек территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы хуҗалык итүче субъектлары вәкилләре һәм гражданнары катнашты.
Чара барышында килгән сораулар, нигездә, техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алуга һәм тиешле сыйфатсыз аяк киеменә таләпләр кую сроклары турында, җиһазларга заказ бирү срокларын бозуга, тиешле сыйфатлы товарлар алмашуга һ.б. кагылды. Кулланучыларны кызыксындырган барлык сораулар буенча гамәлдәге закон нигезендә җентекле җаваплар бирелде. Шулай ук конфликтлы ситуацияләрне хәл итү ысуллары, мөрәҗәгатьләрнең территориаль органына кергән конкрет мисаллар каралды. Кулланучылар хокукларын яклау көненең барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат бирелде.
Чарада катнашучыларга сатып алулар вакытында товар турында мәгълүматны җентекләбрәк өйрәнергә, җитештерү датасына, яраклылык вакытына һәм саклау шартларына аерым игътибар бирергә киңәш ителә.
Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау буенча төрле тематикалы буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тапшырылды.