Кулланучылар грамоталылыгы турында Тенишев бистәсе китапханәсендә сөйләделәр

2024 елның 12 марты, сишәмбе

«Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» девизы астында уза торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Альбина Хафизова Кама Тамагы муниципаль районы «Поселокара үзәк китапханә» муниципаль мәдәният учреждениесенең Тенишев бистәсе китапханәсе укучылары һәм хезмәткәрләре өчен кулланучылар белеме бирде.

Чара барышында Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына ярашлы аңлатмалар бирелде. Кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, дәгъваларны карау тәртибе һәм вакыты турында таләпләр аңлатылды.

Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны үз эченә алган төрле телләрдә һәм кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга гамәлдәге законнарны аңлатучы белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International