Югары Ослан авылында гражданнарны күчмә кабул иттеләр

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул итү уздырылды. Кабул итүне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова үткәрде. Чарада авыл халкы һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре катнашты.

Халыкны төрле мәсьәләләр борчый, шул исәптән көнкүреш билгеләнешендәге техник яктан катлаулы товарларда, җиһазларда һәм башкаларда кимчелекләр барлыкка килү очрагында хокуклары турында. Барлык сорауларга да гражданнар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон нигезендә бозылган хокукларны гамәлгә ашыру тәртибе турында җентекле җаваплар һәм аңлатмалар алдылар. «Кулланучылар хокукларын яклау» порталы турында искә төшерделәр, анда дәгъва үрнәкләрен һәм күп файдалы һәм кирәкле мәгълүматны табарга мөмкин.

Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International