ВКС форматында Профилактик визит уздырылды

2024 елның 12 марты, сишәмбе

Профилактика визиты - законнарның мәҗбүри таләпләрен үтәү ысуллары турында эшкуарлык җәмәгатьчелегенең мәгълүматлылыгын арттыруга юнәлдерелгән төп чара. Аның төп максаты - мәҗбүри таләпләрне бозуга китерә алган шартларны, сәбәпләрне һәм факторларны кисәтү һәм бетерү. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан Балтач районында урнашкан «Ностальгия» ҖЧҖнең ике сәүдә объектында видео-конференц-элемтәне кулланып профилактик визит үткәрелде. Чара барышында алкоголь продукциясе әйләнешен озата баручы документлар мәсьәләсендә консультация бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International