Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында, үз эшчәнлекләрен алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре, сатып алучылар өчен Әлмәт шәһәренең үзәк базарында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чираттагы кизү тору чарасын үткәрделәр.
Хокук бозуларны кисәтү һәм профилактикалау буенча чаралар уздыру нәтиҗәсендә күпләп гражданнар җыелган урыннарда халыкның сатып алулар вакытында аларның хокуклары һәм бурычлары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсе арта, базарларда үз эшчәнлекләрен алып баручы шәхси эшмәкәрләрнең гамәлләренә һәм гамәлсезлекләренә карата керүче мөрәҗәгатьләр саны кими. Белгечләр хокуклар һәм аларны тормышка ашыру механизмы турында аңлатмалар бирә. Бу кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны бертөрле куллану өчен мөһим.
Кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү чараларын гамәлгә ашырып, территориаль орган хезмәткәрләре күпләп җыела торган урыннарда профилактика юнәлешендәге мәгълүмати материаллар тараталар.