Яшьләр товарларны һәм хезмәтләрне бик актив кулланучылар һәм, һичшиксез, үз хокукларын белергә һәм аларны яклый белергә тиеш.
2024 елның 12 мартында Арча муниципаль районының Утар Аты төп гомуми белем бирү мәктәбендә кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина 7-9 сыйныф укучылары белән кулланучылар белемнәрен арттыру буенча чара үткәрде. Чарада укытучылар да катнашты.
Чараның максаты: яшь буын арасында рациональ куллану тәртибе күнекмәләрен формалаштыру, хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын гамәлдә куллана белергә өйрәтү.
Чара барышында катнашучылар түбәндәге сорауларга җаваплар алдылар:
- Кулланучылар кемнәр алар?
- Аларның нинди хокуклары бар?
- Кулланучылар хокукларын яклау турында Закон кайчан кабул ителде һәм аның төп статьялары нәрсәдән гыйбарәт?
- Россиядә кулланучылар хәрәкәте кайчан барлыкка килгән?
- Кулланучылар хокукларын яклау көненең девизы нинди?
- Ясалма интеллект нәрсә ул һәм кайда кулланыла?
- Мошенниклар ясалма интеллектны ничек куллана ала һ. б.
Бүлек практикасыннан мисаллар китерелде.
Чараның икенче өлешендә уен викторинасы уздырылды. Укучылар ике командага бүленделәр: «Кулланучылар» һәм «Сыйфат». Һәр команда үз лозунгын уйлап тапты. Викторина сорауларына җавап биреп, укучылар үз фикерләрен белдерделәр, ялгышырга курыкмадылар, ситуацияләрне җиңүдә актив катнаштылар. Һәр ситуацион мәсьәлә буенча «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезендә аңлатмалар бирелде. Нәтиҗәләрне санап чыккач, дуслыкның җиңүе ачыкланды.