Белгечләр Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан өлкән буын кешеләре белән очраштылар

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Чаллы шәһәренең хезмәт ветераннары өчен пансионатта ял итүчеләр өчен чара үткәрделәр.

Чарада катнашучыларга булачак бәйрәм турында сөйләделәр. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне 2024 елда кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект дигән девиз белән уза. Соңгы елларда ясалма интеллектның цифрлы дөньяның аерылгысыз өлеше булып китүе һәм кешеләрнең күпчелек тормыш өлкәләренә үтеп керүе турында сөйләштеләр; ясалма интеллект тормышыбызны шактый яхшырта, аны уңайлырак итә.

Шулай ук ял итүчеләр кулланучыларның төп хокуклары, сыйфатсыз товар сатып алганда барлыкка килгән теге яки бу ситуацияләрне хәл итү механизмы белән танышты. Барлык очракларда да кулланучыларны яклау өчен РФ 2300-1 законы сакта тора. Аңлаешлы булсын өчен, практикадан мисаллар китерелде. Тыңлаучылар бик игътибарлы, актив иде. Сораулар турында сөйләшкәндә һәркем үзе өчен мөһим һәм файдалы мәгълүмат ишетте.

Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International