Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының Базарлы Матак авылында өлкән яшьтәге гражданнар белән очрашты.
Чара барышында тыңлаучыларны быел Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» девизы астында узуы белән таныштырдылар. Шуңа бәйле рәвештә пенсионерларга ясалма интеллектның күп кенә өстенлекләренә карамастан, аны куллану кулланучылар иминлеге өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкинлеген дә аңлаттылар, мәсәлән, ялган мәгълүмат тарату һәм конфиденциальлекне бозу.
Очрашуда катнашучыларны кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге федераль законнарның төп нигезләмәләре белән таныштырдылар, гражданнарның хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылган очракта эш итү алгоритмы турында сөйләделәр, шулай ук бәхәсле ситуацияләрдә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар.
Очрашу ахырында викторина уздырылды, анда җиңүчеләргә «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы символикасы белән бүләкләр тапшырылды.