2024 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Олы Кавал авыл җирлегендә яшәүчеләрнең куллану грамоталылыгын арттыруга юнәлдерелгән гражданнарны шәхси кабул итү үткәрде.
Чара кысаларында товарлар һәм сатучы турында сатып алучыларга нинди мәгълүмат тапшырылырга, сатыла торган товарларга бәяләр ничек рәсмиләштерелергә, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән расланырга тиешлеге турында да сүз барды.
Халыкка сыйфатсыз товарлар сатып алу, хезмәт күрсәтүдә кимчелекләрне ачыклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучының товарларның кимчелекләренә карата таләпләр кую срокларын, тиешле сыйфатлы товарны алыштыру тәртибен һәм башка күп нәрсәләрне аңлаттылар.
Чара барышында катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы буклетлар таратылды.
Шул ук көнне Биектауның 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 9-10 сыйныф укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар һәм викторина уздырылды.
Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә уку йортлары укучыларының белемнәрен арттыру; укучыларда товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең куллану базары турында белемнәр формалаштыру; грамоталы куллану тәртибе күнекмәләре; үз кулланучылар хокукларын мөстәкыйль яклый белү; гомуми белем бирү оешмалары укучыларында иҗади сәләтләрне һәм фәнни эшчәнлеккә кызыксынуны ачыклау һәм үстерү; сәләтле балаларга ярдәм итү өчен кирәкле шартлар тудыру; фәнни белемнәрне пропагандалау.
Викторина җиңүчеләренә «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы символикасы белән бүләкләр тапшырылды.