Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Саба мәктәбендә 7-11 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белемнәре нигезләре буенча сыйныфтан тыш дәрес оештырды.
Чара барышында мәктәп укучыларына ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан оештырыла торган кулланучылар хокукларын яклау олимпиадасы турында искә төшерделәр һәм анда актив катнашырга тәкъдим иттеләр.
Балалар хәзер социаль челтәрләрдә актив кулланучылар булганлыктан, аларны нигездә товарларны дистанцион ысул белән сатып алуга бәйле мәсьәләләр кызыксындыра. Тиешле сыйфатлы һәм тиешенчә сыйфатсыз товарларны кире кайтару тәртибе каралды. Укучылар үтенече буенча техник яктан катлаулы товарлар исемлеген өйрәнүгә җентекләп тукталдылар.
Чара барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясе чикләрендәге барлык кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде.