Бөтен дөньяда 15 мартта билгеләп үтелә торган «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне»н үткәрү һәм укучыларга мәгълүмат бирү буенча актив эш алып барыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре Актаныш муниципаль районына бардылар, анда алар 1 мәктәпнең 8-10 сыйныф укучылары белән очрашты.
Чарада Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре укучыларга Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне бәйрәменең барлыкка килүе турында сөйләделәр. Ясалма интеллект төшенчәсен ачтылар, ясалма интеллектны куллану өлкәләре, аның һәр кешенең көндәлек тормышындагы мөмкинлекләре һәм аның мөмкин булган тискәре нәтиҗәләре турында сөйләштеләр.
Шулай ук укучыларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының төп статьялары белән таныштырдылар, «Товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучы хокукы» турындагы 18 статьясын һәм «Кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы»на багышланган 25 статьясын җентекләп аңлаттылар.
Белгечләр 9-11 сыйныф укучылары арасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан оештырыла торган республика олимпиадасы турында хәбәр иттеләр, узган ун елдагы олимпиада нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Чараның икенче өлешендә катнашучылар белән бирелгән материалны үзләштерү буенча викторина үткәрелде. Иң актив катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау программасы символикасы белән каләмнәр һәм блокнотлар тапшырылды.
Барлык укучылар да Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан кулланучылар хокукларын яклау турында файдалы мәгълүмат белән буклетлар алдылар.