Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында чаралар үткәрделәр.
«Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкән буын ял итүчеләр белән очраштылар һәм көн темасына әңгәмә кордылар. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне 2024 елда «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» девизы астында билгеләп үтелә. Ясалма интеллектның цифрлы дөньяның аерылгысыз өлеше булып китүе һәм тормышыбызның күпчелек өлкәләренә үтеп керүе һәм тормышыбызны шактый яхшыртуы, аны уңайлырак итә торган күп кенә уңай яклары һәм кулланулары булуы турында сөйләштеләр. Катнашучыларга РФ законының «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы төп статьялары аңлатылды. Ял итүчеләр актив катнаштылар, кулланучылар базары өлкәсендә күп сораулар бирделәр. Чарада катнашучыларга белгечләрнең квалификацияле һәм тулы җаваплары бирелде, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән кулланучылар өчен белешмәлекләр таратылды.
Очрашу ахырында истәлеккә фотога төштеләр. Пансионат администрациясе Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләренә шәһәр халкының куллану белемнәрен арттырганнары өчен рәхмәт белдерде.