Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Венера Өметбаева Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Яшел Үзән медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәри учреждениесе студентлары өчен дәрес-семинар үткәрде.
Студентларга, ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә һәм 2024 елда ул кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект, дигән девиз астында үтүе турында сөйләделәр. Ясалма интеллектның тормышыбызны файдалы һәм эффектив итеп үзгәртү өчен нинди көче барлыгын без барыбыз да аңлыйбыз. Без барыбыз да технология мөмкинлекләрен кулланырга телибез, ләкин моны җаваплы эшләргә кирәк, генератив ясалма интеллект киң өстенлекләргә ия булырга мөмкин, ләкин кулланучылар куркынычсызлыгы өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә дә мөмкин.
Аннары кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның иң актуаль статьяларын карадылар:
- кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы һәм тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге;
- товарны дистанцион сату ысулы турында;
- товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучы хокуклары турында;
- товарның кимчелекләренә карата дәгъва белдерү һәм товарның кимчелекләрен бетерү вакыты турында.
Студентларны техник яктан катлаулы товарларның гарантия срогы белән бәйле мәсьәләләр кызыксындырды. Конкрет мисалларда техник яктан катлаулы товарлар сатып алуда кулланучыларның хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштылар. Студентлар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында белделәр, буклетлар рәвешендәге мәгълүмати материаллар, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнар белән таныштылар.