Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көненә багышланган чаралар кысаларында, Биектау муниципаль районының 1нче Биектау мәктәбендә 9-10 сыйныф укучылары арасында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар һәм викторина үткәрелде. Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова педагогик состав катнашында уздырды.
Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә уку йортлары укучыларының белемнәрен арттыру; укучыларда товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләрнең куллану базары турында белемнәрен формалаштыру; грамоталы куллану тәртибе күнекмәләрен булдыру; үз кулланучылар хокукларын мөстәкыйль яклый белүгә өйрәтү; гомуми белем бирү оешмалары укучыларында иҗади сәләтләрне һәм фәнни эшчәнлеккә кызыксынуны ачыклау һәм үстерү; сәләтле балаларга ярдәм итү өчен кирәкле шартлар тудыру; фәнни белемнәрне пропагандалау.
Викторина җиңүчеләренә «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы символикасы белән бүләкләр тапшырылды.