Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Гүзәл Гайнуллина Роспотребнадзорның әйдәп баручы белгеч-эксперты Вера Петрова белән берлектә Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты»нда өлкән яшьтәге гражданнар, инвалидлар һәм хезмәткәрләр белән очрашу уздырды.
Очрашуның максаты - өлкән яшьтәге кешеләрне Россия дәүләтендә кулланучының хокукый статусы белән таныштыру, грамоталы кулланучы тәрбияләү, көндәлек тормышта кулланучыларның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре ничек яклана икәнен күрсәтү. Аралашу кунакчыл шартларда узды, интернат-йортта яшәүчеләр очрашуга шатландылар, теләп аралаштылар һәм катнаштылар.
Чара ахырында хезмәткәрләр өлкән яшьтәге кулланучыларны конфетлар белән сыйладылар һәм төрле тематик буклетлар тапшырдылар.