Иртәгә, 15 мартта, бөтен дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көнен билгеләп үтәчәк.
2024 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Казан шәһәренең үзәк китапханәләр системасы»да Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган кизү тору үткәрелде.
Чара шәһәр халкының кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар грамоталылыгын һәм мәгълүматлылыгын арттыруны максат итеп куя.
Кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләүче законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде:
- Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре;
- РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәт күрсәтү кагыйдәләре.
Алынган белемнәрне тагын да ныграк үзләштерү өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары турында мәгълүматны үз эченә алган актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы буклетлар таратуны оештырдылар.