Спас районы халкы өчен кибеттә викторина уздырылды

2024 елның 15 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече, «Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә» багышланган чаралар кысаларында, «П.» кибетендә консультация өстәле оештырды, викторина уздырды.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар һәм «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» тематикасы буенча мәсьәләләр аңлатылды. Кибеткә килүчеләр арасында истәлекләр һәм буклетлар таратыла.

Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрне тирәнәйтү өчен чарада катнашучылар арасында викторина уздырылды. Җиңүчеләр «Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы символикасы белән бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International