Өлкән яшьтәге гражданнар өчен чара уздырдык

2024 елның 15 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Бөгелмә территориаль бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты белән берлектә, Бөгелмә муниципаль районында «Радуга «халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге» учреждениесендә өлкән буын гражданнары өчен чара үткәрделәр.

Анда катнашучыларга, үз хокукларын яклау буенча беренче адым булып сатучыга яки хезмәт күрсәтүчегә мөрәҗәгать итү, аңа үз таләпләрен һәм притензияләрен белдерү, шулай ук акчаны кире кайтаруны яки товарны алыштыруны сорау кирәклеге аңлатылды. Әгәр сатучы проблеманы хәл итүдән баш тартса, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Барлык катнашучыларга контакт мәгълүматлары белән буклетлар, газеталар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе логотибы белән блокнотлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International