Урамда яз һәм һәр хатын-кыз кабатланмас булырга тели! Кием сайлау мөмкинлеге зур, ләкин киемне сайлый да белергә кирәк бит әле. Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре Хатын-кызлар киемнәре базарында дистә еллар буе эшләүче шәхси эшмәкәргә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.
Бизнес вәкиле җавап бирде:
– Кием сайлаганда иң беренче фактор - сезнең фигура. Һәрбер хатын-кызның үз фигурасы үзенчәлекләре бар. Мәсәлән, пропорцияләрне визуаль тигезләү өчен билгә басым ясалган күлмәкләр һәм итәкләр сайларга кирәк.
Буй һәм авырлыкны да исәпкә алу мөһим. Озын буйлы хатын-кызлар кыскарак әйберләр кия ала, ә озын буйлы булмаганнарга тезгә кадәр яки аннан да түбәнрәк озынлыктагы кием сайларга киңәш ителә.
Психологлар әйтүенчә, кайбер төсләр безнең кәефебезгә һәм иминлегебезгә тәэсир итә ала. Мәсәлән, ачык төсләр энергияне күтәрә, ә пастель тынычландыра һәм ял иттерә. Ниһаять, материалларның сыйфатына игьтибар итәргә онытмагыз. Мамык яки лен кебек табигый тукымалар һаваны яхшырак үткәрә һәм тирене ялкынсындырмый. Полиэстер кебек синтетик материаллар чыдамрак, ләкин алар тәнгә уңайсызлык тудырырга мөмкин.
Сезгә бик яхшы туры килгән кием сайлау өчен, фигураның төрен, буен, авырлыгын, шулай ук материалларның төсен һәм сыйфатын исәпкә алыгыз. Онытмагыз, иң мөһиме – уңайлык һәм үз-үзеңә ышаныч, аннары сез теләсә нинди ситуациядә матур булып калачаксыз.