Тәтеш районында консультация ярдәме күрсәтү буенча гражданнарны кабул иттеләр

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенед Яшел Үзән территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова Тәтеш муниципаль районының Килдеш авыл җирлегендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка консультация ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны күчмә кабул иттеләр.

Тиешле сыйфатлы товар алмашканда кулланучы хокукларын яклау, техник яктан катлаулы товарларны кайтару сроклары, конкрет мисалларда дистанцион ысул белән сатып алынган товарны кире кайтару мәсьәләләре каралды.

Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, файдалы мәгълүматны үз эченә алган актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарга аңлатмалар белән материаллар тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International