«Арча-информ» радиосында туры эфир үткәрелде

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллина «Арча-информ» радиосының туры эфирында кунакта булды. Эфир Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган иде.

Тыңлаучылар өчен радиоэфирда кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны белү мәсьәләләре буенча викторина уздырылды. Викторина актив формада, җанлы һәм кызыклы узды. Барлык сорауларга да дөрес җавап биргән җиңүчегә бүләк - «Кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасын үстерү» подпрограммасы логотибы белән флешка һәм документлар үрнәкләре белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы китабы тапшырылды.

Арча радиосы җиңүчесе һәм радио алып баручысы Гөлнара Ситдыйкова Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә истәлекле бүләкләре өчен, ә эфир кунагына кызыклы һәм танып белү тапшырулары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International