Кулланучылар хокуклары турында диалог үткәрдек

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Абдуллина Әтнә муниципаль районының Олы Мингәр авылында гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында техник яктан катлаулы товарларның сыйфатына, тиешле сыйфатлы товар алмашуга, сыйфатсыз вафельницаны кире кайтару, куллану срогы чыккан балык сатып алу һ. б. турында мөрәҗәгатьләр килде.

Барлык сорауларга да РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы нигезендә консультацияләр бирелде. Шулай ук авыл территориясендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләрдән дә сораулар килде.

Чарада катнашучылар билгеләп үткәнчә, халык белән мондый очрашулар мөһим һәм кирәкле. Бу эш форматы тере диалог булып тора, ул туры һәм күчерелмә мәгънәдә дә белгечләр белән кулланучылар арасын кыскарта.

Чарада катнашучыларга кулланучылар өчен истәлек – буклетлар һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасының чираттагы саны тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International