«Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның 12 мартында Тәтеш районында эшкуарлык берләшмәсе белән Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды һәм Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге вәкилләре катнашында очрашу узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты бинасы фойесында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультация өстәле оештырды.
Консультациянең максаты - кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләрендә халыкның хокукый грамоталылыгын һәм мәгълүматлылыгын арттыру, кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын, культурасын арттыру.
Мөрәҗәгать итүчеләргә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары, файдалы мәгълүматны үз эченә алган актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды.