Апас шәһәр тибындагы бистәдә консультация өстәле оештырылды

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгече-эксперты Гөлнара Абдрахманова Апас муниципаль районы Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белгече Аида Нигъмәтҗанова белән берлектә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенең Апас филиалында консультация өстәле уздырды.

Консультация барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның төп статьяларын белү буенча халык арасында сораштыру үткәрелде. Нәтиҗәдә, респондентларның 98 проценты үз хокукларын белә, 2 проценты үз хокукларын бәхәсләшү буенча хәлләргә юлыкмаган икәнлеге ачыкланды.

Чара тематик буклетлар тапшыру белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International