Кукмара районының Березняк авылындагы сәүдә объектында семинар үткәрделәр

2024 елның 18 марты, дүшәмбе

Кулланучылар белемен арттыру һәм кулланучылар базарындагы хокук бозуларны кисәтү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгече Илшат Бәдретдинов шәхси эшмәкәр Г.Ш. Фатыйхованың сәүдә объектында кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча көндәлек ихтыяҗ товарларын сатуны гамәлгә ашыру буенча укыту семинары үткәрде.

Чара барышында товарлар, җитештерүчеләр турында кирәкле мәгълүматка, шулай ук сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарны алмаштыру һәм кире кайтаруга, сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерү һәм урнаштыруга, шулай ук кулланучыларга хезмәт күрсәтү культурасына кагылышлы мәсьәләләр каралды. Семинар барышында хуҗалык итүче субъектка алкоголь продукциясе әйләнешен көйләүче закон таләпләре турында аңлатмалар бирелде.

Чаралар кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы мәгълүмати буклетлар тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International