Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре «Аш Су» эре сәүдә комплексында сатып алучылар һәм кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Белгечләр консультациясе - сатучы белән сатып алучы арасында килеп туган проблемалы ситуацияләрне урында оператив чишүне максат итеп куя.
Кулланучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне көйләүче законнар һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде:
- Россия Федерациясенең 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законының төп нигезләмәләре,
- РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре.
Чара мәгълүмат материаллары тарату белән үрелеп барды: кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге актуаль темаларга гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге белешмәлекләр.