Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәре Елена Сазонова һәм Роспотребнадзор идарәсе белгече Тәтешнең 1 урта гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр.
Беренче чиратта, балаларны Кулланучылар хокукларын яклау көне тарихы, бәйрәм девизы, кулланучылар хокуклары белән таныштырдылар, шул исәптән, сыйфатсыз товар сатып алган яки хезмәтләр башкару очрагында нинди таләпләр куя алулары; тиешле сыйфатлы товарлар алмашу кагыйдәләре, ясалма интеллект турында, үзеңне алдаудан ничек сакланырга кирәклеге һ.б. турында сөйләделәр. Аңлатулар территориаль орган практикасыннан мөрәҗәгатьләр мисалында бирелде. «Кулланучылар хокукларын яклау» темасына Олимпиада турында, «Кулланучылар хокукларын яклау» порталы турында мәгълүмат җиткерелде. Шулай ук территориаль органга мөрәҗәгать итү тәртибе аңлатылды, контакт мәгълүматлары яңгырады.
Дәрес ахырында сорау-җавап формасында викторина уздырылды. Чараны үткәрү укучыларның кулланучылар грамоталылыгын арттыру мәсьәләләренә зур кызыксынуын күрсәтте. Укучылар алган файдалы белемнәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны аңлатучы брошюралар һәм буклетлар рәвешендә мәгълүмати белешмәлекләр тарату белән үрелеп барды.