Алексеевск районы КФҮдә гражданнарга консультацияләр бирелде

2024 елның 19 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзор идарәсе белгечләре Алексеевск шәһәр тибындагы бистәнең күпфункцияле үзәгендә гражданнарга консультацияләр бирделәр һәм викторина оештырдылар.

Чараның төп максаты - кулланучылар хокукларын дәүләт һәм җәмәгать яклавының киң мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү, рациональ һәм җаваплы куллануны формалаштыру аша халыкның грамоталылыгын арттыру.

Кулланучыларны кызыксындырган төп мәсьәләләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны куллану белән бәйле. Аерым алганда, финанс хезмәтләренә, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә, туристик хезмәтләргә, товарларны дистанцион ысул белән сату хокукына кагылышлы сораулар килде.

Халыкның грамоталылыгын арттыру максатыннан «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын белү буенча викторина уздырылды.

Моннан тыш, гражданнарга кулланучылар хокуклары турында белешмәлекләр, дәгъва белдерү үрнәкләре рәвешендә ачык мәгълүмат бирелде, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы чыгарылышы тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International