Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның аерым төрләрен сатканда сатып алучылар һәм сатучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законына ярашлы эшләнгән мөнәсәбәтләр көйли.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәре «Мирас +» ҖЧҖ сәүдә объектында РФ «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы законнарын аңлатып, сатучылар өчен укулар үткәрде. Уку барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды, шулай ук сәүдә кагыйдәләренә туры китереп аңлатмалар бирелде. Нәкъ менә сатыла торган товарларга һәм кулланучылар почмагына бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләре, оешманың элмә тактасы һәм рус телендә товарлар турында мәгълүмат булу, алкоголь продукциясен сату кагыйдәләре турында консультацияләр бирелде. Сатучыларның аерым игътибары контрольне көчәйтүгә, сатыла торган товарларның яраклылык срокларын һәм саклау шартларын үтәүгә юнәлтелгән иде.
Чара ахырында «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.