Адав-Толымбай урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен дәрес үткәрделәр

2024 елның 19 марты, сишәмбе

Яшел Үзән территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Алсу Хөснетдинова һәм әйдәп баручы белгеч-эксперт Гүзәл Гайнуллина 7-8 сыйныф укучылары өчен кулланучылар белеме буенча дәрес үткәрделәр.

Укучыларны Россия Федерациясенең «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законы белән таныштырдылар. Законның иң актуаль статьяларын карадылар:

- кулланучының тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру хокукы һәм тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге;

- товарны дистанцион сату ысулы турында;

- товарда кимчелекләр ачыкланганда кулланучы хокуклары турында;

- товарның кимчелекләренә карата дәгъва белдерү вакыты.

Конкрет мисалларда техник яктан катлаулы товарлар сатып алуда кулланучыларның хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштылар.

Шулай ук балаларны иң кискен проблемаларның берсе – коррупция белән таныштырдылар. Балалар коррупция төрләре, коррупцион хокук бозулар өчен җәза, коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы тору буенча нәтиҗәле эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар системасы турында белделәр.

Дәрес тәмамлангач, балалар белгечләргә кызыклы сораулар бирә алдылар, буклетлар һәм газеталар рәвешендәге мәгълүмати материал белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International