Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта укыту чарасы уздырылды

2024 елның 19 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече Кулланучылар хокукларын яклау буенча Бөтендөнья көнен бәйрәм итү кысаларында Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта чара үткәрде.

Чараның максаты - өлкәннәр өчен хокукларны яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү. Чөнки халыкның социаль яктан зәгыйфь төркемнәре еш кына намуссыз сатучылар һәм башкаручылар йогынтысына эләгә.

Актив әңгәмә формасындагы очрашу дуслык атмосферасында узды. Пенсионерларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын һәм «Кулланучылар өчен гадел һәм җаваплы ясалма интеллект» темасына кагылышлы сорауларны аңлаттылар

Чара ахырында төрле буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International