Нурлатның 3 нче мәктәбе укучылары арасында викторина үткәрелде

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Алия Гәрәева Нурлат шәһәренең 3 нче мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары арасында, сыйныфтан тыш дәрестә, викторина үткәрде.

Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә уку йортлары укучыларының белемнәрен арттыру, укучыларда грамоталы куллану тәртибе күнекмәләрен формалаштыру, үз куллану хокукларын мөстәкыйль яклый белү, гомуми белем бирү оешмалары укучыларында иҗади сәләтләрне ачыклау һәм үстерү.

Викторина җиңүчеләренә «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы символикасы белән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International